ӨЧЛЕ с. 1. 1) Өч кисәкле, өч данәле, өч компонентлы 2) Нинди дә булса предметның өч саны белдергән үлчәүле булуын, шул зурлыкта булуын белдерә. Өчле галуш. Өчле филтә 3) Өч шәм яктылыгы бирә торган (лампа тур.). Яңарак кына яндырылган өчле, бишле лампалар сүндерелеп, казарманың ул як башы караңгылык эчендә калды. М.Гафури. Мич уентыгында – өчле лампа! М.Шаһимәрдәнов. Өчле лампаның сүрән утында утырып чәй эчтеләр. Ф.Яхин 2. и. мәгъ. 1) 3 цифрының исеме. Аннары юл билетына карап, өчле һəм бишле санының нəрсəдер аңлатырга тиешлеге хакында фикер йөртергə кереште. М.Шаһимәрдәнов 2) Өлгерешне биш балл белән бәяләү системасындагы «канәгатьләнерлек» билгесе. Зәйнәп апа физикадан да, химиядән дә сиңа тәки өчле куйдырды. З.Зәйнуллин. Аттестатында аның [Сабирның] иң яраткан фәне алгебрадан өчле тора. Ә.Дусайлы. [Суфиҗан:] Үземнең сораулар буенча белгәнемне сөйләп бирдем. Өчле, ди бу [укытучы] миңа! Р.Сабыр 3) Өч күздән гыйбарәт уен картасы яки бер ягында өч күзе булган домино. [Дүртенчесе:] Каплагыз, зинһар, шуның өчлесен, ул өчлегә уйный. Г.Камал |