ӨЧЛӘТӘ рәв. 1) Өч мәртәбә артык, өч тапкыр артык микъдарда. Әйтик, шыксыз гына бүлмәдә яки өйдә кунып чыкканы өчен, Әдигәев бу кешедән өчләтә бәя түләтеп, моңа тагын ниндидер өстәмә «мәшәкатьләр» хакын да куша, хәтта пароход билетын да аңа ничектер икеләтә артыграк бәядән сату җаен таба иде. М.Галәү. Яныңа --- явыз, тешләк, ачәрвах, тилемсә, вак, ахмак, өчләтә юньсез тоткыннарны китереп тыга [ул]. А.Гыйләҗев. Урланган мал икеләтә, өчләтә, унлата гөнаһлы итә, моны кем генә белми икән… Г.Гыйльманов 2) диал. Өч тапкыр, өч кабат. Бер эшне өчләтә башкару |