ӨЧЛӘП сан 1. Якынча өч тирәсе, чама белән өч, ике-өч, өч-дүрт. Мич астында өчләп күкәй, Ал, апаем, онытма. Җыр

2. рәв. мәгъ. Өчәрләп, өчәр-өчәр итеп; өчесен бергә. Әй унҗиде, унҗиде! Өчләп салсаң өч булмас, Кушлап салсаң куш булмас, Бишкә бүлсәң, бүленмәс. Дастан. Теге --- Мөбарәкне очратып, очына каеш куеп сүс җептән өчләп үргән озын һәм зәһәр камчысын баш очында айкый-айкый: – Минем әнигә нинди такмак әйттең син? – диде. М.Шаһимәрдәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә