Ө’Ч КӨНЛЕК с. 1. 1) Өч көн дәвам итә торган, өч көнгә сузыла торган. --- өч корбан алып киткән өч көнлек фетнә бетерелде ---. Ә.Еники. --- икенчедән, Имәнкискә культурасы Идел Болгарының төп этник территориясен биләгән, ә бортаслар болгарларга күрше булып көн иткәннәр, аларның арасы өч көнлек юл саналган. Р.Фәхретдинов. Новосибирск өлкәсе губернаторы Василий Юрченко җитәкчелегендәге делегациянең Казанга өч көнлек эш визиты дәвам итә. Ватаным Татарстан 2) Тууына өч көн булган; өч көн элек барлыкка килгән. Өч көнлек бозау 3) Өч көнгә җитәрлек. Менә көннәрнең берендә болар җыелышып сүз куешканнар да, ди, барысы да өч көнлек азык хәзерләп, юлга ил-җир күрергә чыгып киткәннәр, ди. Әкият. Үлгәч тә өч көнлек эш кала. Әйтем. Тәңре илчесе – Әҗәл ‒ Шимбай хан җаны артыннан килгәнче дип, кабергә өч көнлек ризык һәм кымыз куйдылар, аннары мәет өстенә, догалар укый-укый, алтын кебек арпа бөртекләре сиптеләр. М.Хәбибуллин 4) күч. Бик тиз уза торган. [Мәрьям Зәйнәпкә:] Сез өч көнлек дөнья өчен бөтен ахирәтне онытасыз. Ф.Әмирхан. Өч көнлек гастрит ул, белдегезме шуны? М.Мәһдиев. Уйла аны [дөньяны] тик өч көнлек тәхет дип, Бу турыда сиңа һәрчак искәртер… Р.Вәлиев 2. и. мәгъ. дини к. өч 2. (2 мәгъ.). Баязитның өч көнлеге уңае белән яшьләрне җыеп, кайбер турыда, бәлки, аңлашып та үтәргә булыр дип өметләнгәннәр иде. Г.Ибраһимов |