ӨЧЕСЕ сан Нинди дә булса бер иштән булган предметлардан яки бертөр затлардан өч предмет яки өч зат булуын белдергән җыю саны. Бервакыт Аккош, Чуртан, Кыскыч – өчесе бер йөккә җигелеп, аны алга алып бармакчы булдылар. Г.Тукай. [Кызларның] Өчесе дә бигрәк чибәр, Өчесе дә бигрәк шәп. Берсе – җәүһәр, берсе – гәүһәр, Берсе – энҗе-зөбәрҗәт. Ә.Ерикәй. Сигез ирнең бишесе сәкегә менеп утырып, өчесе идәнгә урнашып, табын ачтылар. З.Зәйнуллин |