ӨЧЕНЧЕЛӘЙ кер. сүз иск. к. өченчедән. Икенчеләй ни яман? Фарыз укымас – ул яман. Өченчеләй ни яман? Өзелеп чыгар җан яман. Дастан. Өченчеләй, милләтебезнең бик күп кызлары шушы мәктәп эчендә изге тәрбия алып чыгачак, милләтебезгә бик күп хезмәт итәчәк, вә үзләренең бу дәрәҗәләренә ирешүләренә сәбәп булган хөрмәтле Гайния ханым вә Латыйф әфәнделәргә һәрвакыт догада булыначак вә рәхмәтләр укыячаклардыр. М.Буби |