ӨЧЕНЧЕ сан 1. 1) Рәт, тәртип белән санаганда өч урынында килә торган тәртип саны. Закирова иптәшнең өченче соравына җавап бирәбез. Х.Сарьян. Пётр – семьяда өченче малай. М.Мәһдиев. Аның үлек гәүдәсен авыл очындагы таш койма белән уратып алынган зияратка илтеп күмгәнгә инде ике ел тулып өченчегә киткән. З.Зәйнуллин 2) Әһәмияте белән төп урынны, беренче урынны алып тормаган, түбән дәрәҗәдәге. Сталинның милли сәясәте аркасында өченче сортлы милләткә әйләнеп, милли хокукны югалту. М.Юныс. Вакытны тизрәк үткәрү өчен мин, өченче класстагы үз урыныма утырып, китап укырга тотындым. Н.Фәттах 2. и. мәгъ. Табынга икенчедән соң чыгарыла торган төче ашамлык; десерт, татлы. Өченчегә чия суы иде. Г.Ибраһимов. Шулардан берсе: аш өстәленә, тәлинкәләргә тутырып, икмәк кисәкләрен табын уртасына кую: беренчегә аш аласың – син бер кисәк икмәк өчен акча түлисең, икенчегә итле ризык – тагын бер кисәк түлисең, өченчегә чәй, кесәл, кофе, сөт алган очракта, икмәк өчен түләмисең. Безнең гәҗит 3. кер. сүз мәгъ. сөйл. к. өченчедән ◊ Өченче әтәч(ләр) Таң, таң вакыты. [Байтирәк:] Ярый инде, хәерле булсын, өченче әтәчтән соң килерсез. Т.Гыйззәт. [Сабир бабай:] Өченче әтәчләргә кадәр сайрашмаганда да ярый торгандыр бит! Г.Әпсәләмов. Икенче, өченче әтәчләрдән соң төн рухларының көче бетә икән бетүен. Г.Гыйльманов. Өченче әтәч(ләр) кычкыру Әтәчләрнең өч тапкыр: төн уртасында, таң алдыннан һәм таң вакытында кычкыруыннан вакытның таңга таба баруы турында. Инде өченче әтәчләр кычкырып, сүрән эңгер дөньяга иңгәндә, аның шик-шөһбәләр тулып авырайган мие томаланды, ул тирән, караңгы упкынга очкан сыман булды һәм тагын сискәнеп уянды. А.Гыйләҗев. Икенче әтәч тә, өченче әтәч тә кычкырды. Сания, белгән догаларын укып, Хәлимнең түшәген өстән берничә мәртәбә сыпырып алгандай итте. Г.Гыйльманов. – Кызлар, өченче әтәч тә кычкырды! – дип кычкырды тыштан керештән Гөлдиттәй. – Таралырга вакыт! Тышта бәйрәм түгел! А.Хәлим |