ӨЧЕН бәйл. 1) Эш-хәрәкәтнең максатын белдерә; максаты белән. Җирән кашкага ашатырга печән чабып алып кайту өчен, чалгы да алдык. Г.Ибраһимов. Шәһәр дә, ничек кенә булса да бу яңа төзелешкә ярдәм итү өчен, төрле чаралар күрү эшенә кереште. А.Алиш. Баскыч борылышындагы киң генә бер идәнле җиргә килеп менгәч тә, хәл җыяр өчен ясалган утыргычка утырдым да, Мәҗиткә эндәшеп: – Дәү әбиеңне көтик инде... Артка калды... – дидем. Н.Фәттах

2) Эш-хәрәкәтнен сәбәбен, башкарылуының нигезен белдерә; аркасында, сәбәпле. Гали һаман миңа бәйләнә, Шаһбазны сүгә: – Солтан, – ди, – нәрсә шул уйнаштан туган хәерче малай өчен минем белән сугышып йөрисең? – ди. Г.Ибраһимов. Бу куәте өчен ул Разия тарафыннан мактала, Фатыйма тарафыннан сөелә, Сабир тарафыннан якын күрелә. А.Алиш. Өйдә бала-чага эшләгән бөтен шуклык өчен әнисеннән Рәсимәгә эләгә иде. М.Мәһдиев

3) Эш-хәрәкәтнең яки нинди дә булса предметның кем яки нәрсәгәдер билгеләнүен белдерә. Каз өмәсенә җыелган кызлар өчен дә берәр шуклык әзерләп куя ул: тазартылган каз куыкларын өреп тутыра да, кеше күрмәгәндә генә, аларны сәкегә җәйгән көрпәләр астына тыгып куя. М.Галәү. Төзеләчәк электр станцасының безнең завод, шәһәр һәм республика өчен нинди әһәмиятле икәнлеге барыбызга да билгеле булса кирәк. А.Алиш. Нишләптер гел безнең өчен генә Яфрак-яфрак булып кан тама... Зөлфәт

4) Теге яки бу хәлнең, предметның, сыйфатның берәр зат һәм предметка карата берәр төрле мөнәсәбәте, әһәмияте, көче булу-булмавын белдерә. Минемчә, халык өчен порох, пуляга караганда, ипи, чәй-шикәр, ситсы кирәгрәк түгелме икән? К.Тинчурин. Укытучы өчен бу кечкенә малай үзе бер могҗиза кебек тоелды. З.Зәйнуллин. Бу өч ел Газзәбану өчен ялгызлыкның ачы газаплары, тирән сагышлары белән иксез-чиксез озын-озак елларга әйләнде. Г.Галиева // Нинди дә булса күренешнең, вакыйганың берәр затка яки нәрсәгә туры килү-килмәвен белдерә. Тыныч тормыш вакыты өчен ул картиналар ярап бетми. Г.Нигъмәти

5) Эш-хәрәкәтнең кемдер яки нәрсәдер файдасына башкарылуын белдерә. Безнең өй авылның читендә, олы юлга салынган күпер башында булганга, бу базар көннәре минем өчен дә байтак төшем бирәләр. Г.Ибраһимов. Туган ил өчен шәһит киткән изге җаннарга хөрмәтсезлек була түгелме соң, иптәшләр?! Х.Сарьян. [Колхозга керү] Үзең өчен кирәк. Минем өчен, кешеләр өчен кирәк. М.Мәһдиев

6) Берәр эш-хәрәкәтне, вазифаны алыштыра торган затны яки предметны белдерә; урынына. Бүген Стариков диктант өчен икенче бер әйбер хәзерләп куйган иде. Г. Әпсәләмов. Аның өчен эшләү

7) Эш-хәрәкәтнең кем яки нәрсә хакына, хөрмәтенә башкарылуын белдерә. Беренче нәүбәттә элек солдат булып хезмәт иткәннәрне кырык яшькәчә сөргәннәр иде; алар китеп, алар өчен түгелгән күз яшьләре кибеп өлгерә алмады – ополчиннарга хәбәр килде... Г.Ибраһимов. Кеше матур шул вакыт – иле өчен, халкы өчен яшәгәндә җан атып ---. Р.Харис. Сугыш елларында «Фронтка икмәк кирәк!», «Бар да җиңү өчен!» дигән яңгыравыклы патриотик шигарь-лозунглар белән авылга грамм да иген калдырмыйча хәрәкәт иткән хөкүмәт халыкны тагын да ач-ялангач калдырып талавын дәвам итте. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә