ӨЧ-ДҮРТ сан Нәрсәнеңдер өч яки дүрт тирәсендә булганын белдергән чама саны. Өч-дүрт бүре утырганнар каршы утка, Тырышып-тырышып пешермәктә алар бутка. Г.Тукай. Сез, ирләрнең бозык өлеше, бер үк «сөям» сүзен ике-өч көн эчендә өч-дүрт кешегә әйтә аласыз. Г.Кутуй. Өч-дүрт атна дигәндә өйдә низаг чыгып, килен әти-әнисе янына кайтып китте. М.Мәһдиев |