ӨЧӘҮЛӘШЕП рәв. к. өчәүләп (2 мәгъ.). Бакчада күпмедер сөйләшеп утырганнан соң, өчәүләшеп йөрергә чыгып киттек. Ә.Еники. Алар өчәүләшеп берәр атнадан кайтырга сөйләштеләр. Г.Бәширов. Тугайга төшеп, өчәүләшеп күп итеп күрән урдылар. З.Зәйнуллин