ӨЧӘҮЛӘП сан 1. Чама белән өч, якынча өч булуны белдергән чама саны. Бүген өчәүләп кунак килергә тиеш

2. рәв. Өчесе бергә, өч кеше бергәләп. Каршы торуның файдасыз икәнен аңлагач, капитуләтсия ясарга патша да, аның баш министры да, гаскәр башлыгы да безнең янга өчәүләп йөгереп чыктылар. Н.Әхмәдиев. Бераздан алар туган йортка өчәүләп кайтып йөри башладылар. М.Мәһдиев. Өчәүләп, җәелеп китеп сөйләшмичә генә, тамак ялгап алдылар. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә