ӨЧӘ’Ү сан 1. 1) Нинди дә булса бер төркемдә өч предмет яки зат булуын белдергән җыю саны. Безне тыңлаучылар өчәү иде. Ә.Еники. Иң ахырдан өчәү калдык: берсе Кавказдан иде – чечен егете, икенчесе – Мәскәү урысы. Г.Гыйльманов 2) Санаганда микъдар саны мәгънәсендә кулланыла. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, Бишәү генә шикелле; Йөрәгемдә утлар яна ‒ Яратуы икеле. Җыр. Мөбарəк тə майка итəген эчтə калдырып, трусигын кендегеннəн дə өскəрəк күтəреп куеп, шалкан тутырырга кереште. Берəү, икəү, өчəү, дүртəү, бишəү... М.Шаһимәрдәнов. Берәү, икәү, өчәү – барысы соң ничәү? Эх, минутлар мәңге түгелләр. Р.Тимерова 2. рәв. мәгъ. Өч кеше бергәләп, өчәүләп. Ахияр ни түзеп карады теге серне саклап, әмма Мәгыйзь, Рәиф өчәү бергә киңәштеләр дә чакырып әйттеләр: кызың исән. М.Мәһдиев. Алар наратлар янына килеп җиткәндә, агачлар артыннан финнар өчәү чыктылар. З.Зәйнуллин. Мин ялгыз гына түгел, өчәү барабыз икән ләбаса. И.Салахов |