ӨЧӘ’Р-ӨЧӘР рәв. Өчәрләп, өчәр итеп. Шунда ук туктап, һавага күтәрелеп карадым, һәм, ни күрим, посёлок артындагы урман өстеннән генә безгә таба, өчәр-өчәр тезелешеп, немец самолётлары ашыкмыйча гына киләләр! Ә.Еники. Әсирләрне өчәр-өчәр итеп шунда алып керәләр. Х.Камалов. Төрлесе төрле яшьтәге, төрле милләттән булган малайларны өчәр-өчәр итеп башта ике сәндерәгә, аннары тагын өчесен аска – Азатларга каршы урнаштыралар. А.Тимергалин |