ӨЧӘРЛЕ с. 1) Өч кат ителгән, өч катланган. Өчәрле җеп 2) Өч бер төрле кисәк бергә тоташкан, бергә тоташып үскән. Икенче спермий диплоидлы үзәк төш белән кушыла, нәтиҗәдә өчәрле хромосома җыелмасы булган триплоидлы күзәнәк барлыкка килә. Биология. Тукранбаш чәчәгенең өчәрле яфраклары көндез горизонталь хәлдә була, кичкырын алар югары күтәрелә... А.Тимергалин. [Бөрлегәннең] Яфраклары өчәрле. Урман аптекасы |