ӨЧӘРЛӘП рәв. Өч заттан яки предметтан гыйбарәт төркемнәр белән, шундый төркемнәр хасил итеп. Монда Костин партизаннарга поход юнәлешенең үзгәргәнлеген аңлатты һәм өчәрләп тезелергә команда бирде. Г.Гобәй. Миңнисаның күп уйный торгач шомарып беткән, чикләвек кадәр генә вак ташларны нәни бармаклары белән җелт-җелт китереп кенә элек берәмләп, аннар соң икешәрләп, өчәрләп, дүртәрләп, башта учына, аннары бөтенесен өскә чөеп, берсен дә җиргә төшермичә, кул аркасына алуын сокланып карап торам. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә