ӨЧӘР сан Һәркемгә яки һәрнәрсәгә өч, бертигез күләмдә өч булуны белдергән бүлем саны. [Шаһзадәләрнең] Һәрберсе өчәр көн тәхеткә менеп падишаһлык итсен, кайсының гәүһәре бар булса, мәгълүм булыр. К.Насыйри. Әмма күрше алпавыт --- бер эш эшләмичә типтереп кенә йөрсә дә, аның пулаты да бар, әллә ничә мең дисәтинә җире дә бар, берьюлы өчәр ат җигеп, эшләпәсенә тутый кош койрыгы кыстырган кучерлар белән генә йөри. К.Тинчурин. Асфальт түшәлгән киң урамның ике ягы буйлап тезелгән өчәр, дүртәр катлы ташпулатларның тәрәзәләрендә – пәрдәләр. И.Салахов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә