ӨЧАЯК и. 1. 1) Ашамлык әзерләгәндә чуен, таба яки казан утырту өчен кулланыла торган, өч тимер аякка беркетелгән боҗра; таган. Өчаякның бер аягы сынса, калган икесе сынмавыннан файда юк. Мәкаль 2) Ашамлык әзерләү өчен, өч тимер аякка ябыштырып беркетелгән казаннан гыйбарәт җайланма. Шуннан соң алдыбызга өчаяк белән йомырка тәбәсе килде. Ә.Еники. – Карының да ачтыр инде синең, мескенем, – диде карчык, мич алдындагы өчаяктагы җылы сөтне хәтерләп. А.Гыйләҗев. Язын, сыер бозаулаган көннәрдә, Гыйльмениса апаның өстәлендә мунча чыгышына – өчаякта кыздырган угыз сөте. М.Мәһдиев 3) Берәр нәрсәне беркетү, асу һ.б.ш. өчен, югары очлары бергә тоташтырылган өч таяк; мольберт; штатив. Төшерүче өчаякны кабаланмый гына тигезләде, аның өстенә кайсы җире беләндер гармунга охшаган бәләкәй генә фотоаппаратны ныгытып куйды. З.Зәйнуллин. Анда гаять зур өчаякка бастырылган антенна көзгесе – металл челтәрдән эшләнгән касә күренә. А.Тимергалин. Хатын-кыз, өчаяк бастырып, таган аса, ир-ат утын җыя. А.Гыйләҗев 2. с. мәгъ. Өч аяктан гыйбарәт булган. Калкулык артларында ирләр өчаяк таганга куелган карачкыларга ук аттылар, сөңге ыргыттылар. Н.Фәттах |