ӨЧ сан 1. 1) Ике белән дүрт арасындагы бөтен сан; шул санның микъдарын һәм цифрын белдергән берәмлек атамасы. Өчкә өчне кушсаң ‒ алты, өчне өчкә тапкырласаң тугыз була 2) Шул санча микъдарлы, микъдары шул сан кадәр булган. Мә, алайса, шуның белән аптекадан порошок алырсың. Көнгә өч тапкыр эчәрсең. Г.Кутуй. Трактор тирәсендә кара комбинезон кигән, куллары-битләре кара майга буялган таза өч егет кайнаша иде. М.Мәһдиев. Шул өч шәһәрнең күңелемә иң хуш килгәне – Түбән Кама. М.Юныс 2. и. мәгъ. 1) сөйл. к. өчле (2 мәгъ.). Урыс теленнән диктантларын «көчкә өчкә» язар инде. Р.Гаязетдин. Шуннан соң биш алырмын дисеңме әллә? Алырсың! Икеле сиңа ул көнне, күп булса – өч. Г.Мөхәммәтшин. Өчкә уку 2) өче, өчесе этн. Берәр кеше үлгәннән соң, өч көн үткәч, аны искә алу йөзеннән үткәрелә торган йола. Карчыгын җиргә тапшырып кайткач та атна буе ялгызы булды [Хәйретдин агай], бу юлы да кеше арасына чыкмады. Өчесен дә, җидесен дә уздырмады. А.Гыйләҗев. Егетләр шәһәрдән кайткач, әтиләренең өчесен, җидесен шәпләп билгеләделәр ---. М.Мәһдиев ◊ Өч адымны бер итү Бик ашыгу, зур-зур адымнар белән бару. Өч адымны бер иттем дә иркәмә барып җиттем. М.Җәлил. Өч аяклап Бик тиз, бик шәп, бар көчкә (чабу, йөгерү тур.). Өч аяклап, куе үләннәрне, Куакларны ерып юл ала ---. Ф.Кәрим. Өч бөртек Бик сирәк, аз. Кибетче Фәсхетдин, бөкресен җилкәсендә сикертеп, өч бөртек сары сакалын учлап: «Хәйретдин агайның бер чакта да чүллидән ары аракы алганы булмады», ‒ дип ышандырып торгач, авылдашлары ул уйдан кире кайттылар. А.Гыйләҗев. Өч камыт кию Берничә вазифа башкару, өстенә авыр йөк алу. Өч көнлек хәлифә Бик кыска вакытка гына хакимияткә ия булып алган кеше. Өч көнлек хәлифәләрнең фетнәсе әлеге кул куюны да өзде. Ә.Еники |