ӨФ-ӨФ иярт. Берәр нәрсәгә өргәндә (ут сүндергәндә, кайнар чәй эчкәндә) барлыкка килә торган тавышны белдерә. Кәбабен-шәрабен – өф-өф, Исәбен-хисабын – ах-вах. Әйтем

Өф-өф итеп 1) Бик кадерләп, саклап. Алтын Урда ханнарының, үзләре, халкы мөселман була торып, чиркәү-монастырьларны өф-өф итеп саклауларына гына кара инде син! Б.Рәхимова; 2) Артык иркәләп, назлап, узындырып. Малай туды безнең. Нинди шатлык! Икебезгә уртак бәхет таптык. Сокланабыз аңа исебез китеп, Өф-өф итеп, өф-өф итеп. Егет үстерәбез туган илгә, Мондый асыл малай бездә генә. Тирбәтәбез йоклаганын көтеп, Өф-өф итеп, өф-өф итеп. Г.Афзал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә