ӨФЕРҮ ф. сөйл. 1) Өрү, өф дип һава агымы җибәрү, өф итү 2) Кайгыру-борчылуның чагылышы буларак авыр сулау; уфыру. Кеше бер эссегә өферә, бер суыкка өферә. Әйтем 3) күч. Куу, куып чыгару; өфертү. Эштән өферү 4) күч. Өшкерү, им-том итү. Әбүгалисина --- бер әфсүн укып үзенә өферде, һаман су башы [гаскәр башы] сурәтенә кереп, бу һәм аның якасына ябышып: – Әйдә тизрәк, кайда качып йөрисең? --- – дип, якалаша-якалаша барганда күрделәр, су башы ике булмыш. К.Насыйри. [Мәхбүбә] Бисмилла әйтеп йөзенә өферә. Бабай күзләрен ача. Г.Исхакый Өфереп алу Бераз гына өферү Өфереп кую Кинәт кенә өферү |