ӨТҮ I ф. 1) Ут белән яндырып, ут өстендә тотып йонын, каурыйларын һ.б.ш. яндыру, чистарту. Ерак әби, олы мичкә салам ягып, сарыкның аякларын һәм башын кыра-кыра, чын күңелдән бирелеп өтте. Б.Ислам. Ә аларга [патшаларга] мәңгелек әһрамнар торгызган колларның сакалларын, каз төкләрен өткән төсле, утта гына өткәннәр. К.Тинчурин. Каз өтү. Дуңгыз өтү

2) Гомумән яндыру. Кайнар ялкын Бар дөньяны өтә. М.Шабаев

3) Тән пешкән, янган вакыттагы кебек тәэсир итү, шундый тойгы барлыкка китерү, чеметтерү, әрнетү. Айтуганның йон чөлкәдән чыккан хәлсез аякларын салкын су өтеп алгандай итә, табан асларын су төбендәге вак ташлар авырттыра. Р.Мөхәммәдиев. Эссе өтә генә! Татарстан яшьләре

4) күч. Көтмәгәндә бик нык тәэсир итү (сүз, караш һ.б.ш.). – Биргән бүләкне кире алу йоласы юк, – диде Бузбала да, Исәнтәйне усал күз карашы белән өтеп. Н.Фәттах. Гомерләр үтә икән ул, Бәгырьне өтә икән. Р.Миңнуллин

5) күч. сөйл. Талау, талап алу, көчләп алу. Өтәргә дип барып, өтелеп кайту. Әйтем

Өтеп алу Кисәк кенә, көтмәгәндә, бик тиз өтү. Ут шулай ук урман буендагы аерым куакларны да өтеп алды. Н.Фәттах. Себерке җиле Розаның нәфис аркасын баштарак, чыннан да, өтеп алгандай итте. Р.Низамиев. Сине күрсәм, нидер өтеп Ала үзәгемне. Миз.Хәбибуллин

Өтеп ташлау Бик тиз вакыт эчендә өтү. Иске гореф-гадәт – ябага ул, Җан өстенә сырган ябага. Йөрәкләрдән шуны өтеп ташлап, Яшәртсәң бер җанны яңадан. Х.Туфан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә