ӨТЕР и. лингв. 1) Тиңдәш яки аерымланган җөмлә кисәкләрен, җөмләләрне һ.б. аера торган тыныш билгесе (,). Сибат аганың күзләре укучы дәфтәрендәге самими өтер сыман рәхәт кысылган. М.Галиев. Ниндидер бер кәкре саплы өтер өчен генә дә алар сине, әйләнчек сарык кебек, атналар буе үз тирәсендә әйләндерәләр иде. М.Әмирхан

2) Гарәп хәрефләре белән язылган язуда: даммә хәрәкәсе. Автор гарәп алфавитында 29 хәреф барлыгын, ә татар алфавитында исә аларның саны 35 кә җитүен күрсәтә, чөнки татар, төрек, фарсы телләрендә гарәпләрдә кулланылмый торган п, ч, ж, ң, в хәрефләренең дә булуын, болар өстенә сузыкларны белдерү өчен ас, өс һәм өтер кебек билгеләр кулланылуын әйтә. Р.Гыйлемханова

3) иск. күпл. Куштырнаклар. Һади Максуди әфәнде үзенең яңа чыккан «Төрки нәхүе»ндә болай дип әйтә: «Өтерләр, күбесенчә, мәшһүр затлар исемнәренең һәр ике ягына куелалар, “Йолдыз” газетасы Казан шәһәрендә чыга кеби». Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә