ӨТЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. өтү (1, 5 мәгъ.). Чорның байрагы белән сәясәт шәме сүнүгә, утка ташланып өтелгән күбәләкләр күмере шикелле, төбендә үкенечле шигырь эзләре генә калмыймы? М.Галиев 2) Яну, чит-читләре көю. Киемнәре өтелә башлаган Газинур белән Һашим башкалар артыннан йөгереп чыгуга, түбә ишелеп тә төште. Г.Әпсәләмов. Булдыксыз гына түгел, ахмак булырга кирәк моның өчен: заданиене үтәмәү генә җитмәгән, үзең дә баштанаяк өтелеп кайткансың бит. В.Нуруллин 3) күч. Ярлылану, фәкыйрьләнү; йолкышлану. Гыйльмүш зимагурлыкта йөреп тәмам өтелеп кайткан. Н.Исәнбәт. «Сызгыру» дигән юморескам үзгәртеп кору чорларында гади кешенең ничәмә-ничә юл чатында аптырап, өтелеп, алданып калуын тасвирлый. Р.Вәлиев Өтелеп бетү Бөтенләй, тәмам өтелү. Тиренең бөтен йоны өтелеп бетте дә куырылып, кызарып килде. Р.Батулла Өтелеп калу Берәр хәлдән соң өтек хәлгә керү. Шулай итеп, заманында урамга ямь биреп торган әлеге мәһабәт йортлар, «инде Тукай бездән китте» дигәндәй, мескенләнеп, өтелеп калганнар... З.Рәсүлева Өтелеп төшү Бер тотарлыгы да калмыйча, тәмам өтелү Өтелеп чыгу Бик нык өтелү |