ӨТЕКЛӘНҮ ф. 1) Өтек (2 мәгъ.) хәлгә килү, тузу, сәләмәләнү, ерткалану

2) Фәкыйрьләнү, ярлылану

Өтекләнә бару Вакыт узган саен сәләмәләнү

Өтекләнә төшү Бераз өтекләнү

Өтекләнеп бетү Тәмам өтекләнү. Аның затлы койрыгы, каурыйлары өтекләнеп беткән, матур таҗы шиңеп төшкән. Р.Хафизова

Өтекләнеп китү Берара күзгә күренеп өтекләнү

Өтекләнеп калу Ниндидер сәбәптән өтекләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә