ӨТЕК с. 1. 1) Өтелгән 2) Сәләмә, ерткаланган, тузган (берәр кием һ.б.ш. тур.). Әгәр аклар Кырымга кереп бикләнәләр икән, бу бит инде ‒ шушы өтек өс-баш, шушы тишек ботинкалар белән тагы кыш буе Кырым капкасы төбендә таптанырга, кыш буе сугышырга кирәк дигән сүз. Г.Бәширов 3) сөйл. Арык һәм кечкенә кыяфәтле. Өтек бер төркинең биш мең сәяхәтчене куркытуы гына да ни тора. М.Хәбибуллин. Кыскасы, үзем кебек өтекне һәм арыкны мин монда очратмадым. Ә.Еники 4) күч. Кимчелекле, җитешсезлекләре булган, тулы булмаган. Әгәр либераллар, патша монархиясе сакланган шартларда, өтек конституция теләү белән чикләнгән булсалар, эшчеләр партиясе массаларны патша самодержавиесен бәреп төшерергә чакырды. КПСС тарихы 5) күч. Кыска. Бусагаларны таптады таптавын, тик барыбер өтек койрык җиңде. М.Әмирхан. Өтек тун 2. и. мәгъ. с. 1) Берәр нәрсәне өткәндә, көйдергәндә була торган тәм (ис). Өтек исе чыгу 2) Ярлы, фәкыйрь кеше. Фәхри кебек бер өтеккә бәйләнмәсәң, сиңа үз тиңең табылмас дип белдеңмени? Г.Ибраһимов 3) Ямьсез, сөйкемсез кеше. Шунсыз син өтеккә авылда кызлар карамас. Р.Сибат. Бибиҗамал апа: «Алай бик кадерле кешең булсам, шушы өтеккә алыштырмас идең әле», – дип уйлап, улына карады. Ш.Хөсәенов |