ӨТӘЛӘ’Ү ф. диал. 1) Төрле яклап өтү, яндыру, көйдерү. Ул чакта Газинур, чыннан да, аларны утлы чыралары белән чак тотып өтәләмәде, йоннарын көйдермәде. А.Хәсәнов. Куе таллыкка алып төшеп, учак пыскытып, аны [карга итен] өтәләп ашаудан башка ни кала ди аңа?.. К.Җәмит

2) Чагу (үсемлекләр тур.). Кычытканнар арасыннан иң яшьләрен, яшелләрен, шәпләп өтәли торганнарын җыя башлады [ул]. Р.Галиуллин

3) Кыздыру, яндыру (кайбер ашамлык, эчемлекләр тур.). Әй яндырды, әй өтәләде ул чакта кызыл борыч Газинурның тел очын. А.Хәсәнов

4) Пешергән кебек тәэсир итү, чеметтерү. «Салкын тын юлларын өтәли, үпкәләрне меңгә телә», – ди [ул]. М.Хәсәнов

5) күч. Орышу, пыранлату; тәнкыйтьләү; җәзага тарту. Урман-күл буйларын, Кәүсәр суларын дус-ишләргә тараткан җир комитеты башлыгы Харис... Галиевичны өтәләргә иде. Д.Гыйсметдин

6) күч. Яндыру, әрнетү, борчу. Бөтен күңелен өтәләп, аны яңадан сагыш басты. М.Хәсәнов

Өтәләп алу Кисәк өтәләү. Шундый вакытларда тагын бер шыксыз уй туып, бәгырен өтәләп алгалый ---. М.Хәсәнов. Мидхәт улларын ничек тә булса югары белемле итү нияте белән янып йөргән Саниясенең борчулы да, шатлыклы да йөзен күз алдына китерде, һәм күңелен тагын авыр уйлар, чарасызлык өтәләп алды. Р.Фәизов

Өтәләп бетерү Бик нык өтәләү. Яшь авторның беренче китабын ни өчендер шулай өтәләп бетереп чыгаралар шул. Ф.Яруллин

Өтәләп тору Әле, хәзер өтәләү; даими өтәләү

Өтәли башлау Өтәләргә тотыну. Югыйсә өтәли дә башлады монда суык. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә