ӨТӘЛӘНҮ ф. 1) Өтелү; йолкыш кыяфәткә керү. Соң бит, анда сугылып, монда бәрелеп, өтәләнгән тавык кебек булып беткән иде. С.Поварисов 2) Берәрсенә ничек кенә булса да ярарга тырышып артык илтифат күрсәтергә әзер тору, берәрсенең бөтен теләкләрен үтәргә артыгы белән тырышу, каударлану. Әлбәттә, бу ризасызлыкны аның өчен өтәләнеп торган хуҗаларга сиздерергә ярамый иде. Ә.Еники 3) Ашыгудан, ыгы-зыгыдан нишләргә белмәү, кабалану. – Күрмисеңмени? – диде Сабира өтәләнеп. – Анда утырган егетләрнең берсе Салих абый ич! Ә.Еники. «Ни булды, ни булды?» – дип өтәләнде. Х.Камалов. Аларда, эшсезлектән тилмереп, көннәр буе як-якларына каранып басып торган сакчылар һәм, син килеп керешкә, яныңа өтәләнеп килеп җитүче сатучы-консультантлар, әллә ниткән мерчендайзер, супервайзерлар сатып алучыларга караганда да күбрәк. Татарстан яшьләре Өтәләнә башлау Өтәләнергә тотыну Өтәләнә төшү Беркадәр өтәләнү Өтәләнеп алу Кыска гына вакытка, бераз гына өтәләнү Өтәләнеп бетү Тәмам, бик нык өтәләнү Өтәләнеп йөрү Туктаусыз өтәләнү. Бибиҗамалым куанып бетә алмады, Гәүһәрем кайтты, Гәүһәрем кайтты, дип өтәләнеп йөрде. М.Хәбибуллин Өтәләнеп тору Даими, һәрвакыт өтәләнү |