ӨСТЕРҮ ф. 1) Һөҗүм итәргә, эзәрлекләргә кушу (эткә). Каравылчы, сизеп алып, малайларның өсләренә бозаудай этләр өстереп җибәргән иде. И.Гази. Шулай ук этләрне бер-берсенә яки кешеләргә өстерү дә закон бозу булып саналачак. Татарстан яшьләре 2) күч. Кемгә дә булса каршы берәр хәрәкәт ясарга котырту, кешеләргә каршы котырту. Ә бит гәзитә башкорт халкын урысларга каршы юкка өстерә. А.Таһиров. Бу максатны күздә тотып, Казандагы төрле фиркаларга караган хаким сыйныф һәм төркемнәрне бер-берсенә каршы өстереп, төрле-төрле җәнҗаллар оештырып, бу төрки дәүләтне юкка чыгаралар. Мирас Өстерә башлау Өстерергә керешү. Этенең мөмкинлекләрен сынап карыйсы иттеме, аны хуҗасыз эткә өстерә башлады. Й.Миңнуллина Өстереп карау Тикшереп карау өчен өстерү. Көтүчеләр этләрен өстереп караганнар. А.Хәсәнов Өстереп килү Күптәннән бирле өстерү Өстереп тору Һаман бертуктаусыз өстерү. Әтәчләнепме әтәчләнә Муса! Өстереп тә торгач, тәмам тугарылды. М.Әмирхан Өстереп җибәрү Һич көтмәгәндә, уйламаганда котырту; башта өстерү. Өстереп кенә җибәр бу шайканы, теләсә нинди явызлыкларны эшләп атарга да әзер алар. Ф.Сафин. Менә бервакыт моңа кадәр яр читендә эшсез торган этләрне, бәйләреннән чишеп, елга буена өстереп җибәрделәр. Г.Гыйльманов |