ӨСТЕРӘ’Ү ф. 1) Нәрсәнең дә булса өслегеннән аерылмыйча, берәр предметка тагып яки кул белән тартып бару, сөйрәү. Мотордан чыккан электр көче корыч арканга бәйләнгән «баба»ны чыгыр буенча югары өстери. А.Алиш. Томилин көчкә исен туплады һәм полицайның гәүдәсен якасыннан өстерәп, кузладан аякларын ычкындырды да арба төбенә сузып салды. Х.Камалов. Чаптар бия биш ел чамасы ике эрзинкә көпчәкле җиңел арба өстерәп, ипподром юлларында беренчелекне алып, зурдан тоткан асыл хайван булган икән шул. З.Зәйнуллин

2) Көч куеп үзе артыннан кая да булса тартып алып бару. Ярулла аны кулыннан өстерәп парта арасыннан чыгарды. Ә.Галиев. Биш-алты «карт» солдат Рәмисне урыныннан йолкып алды, өстерәп, типкәләп, аны казарма читенә алып киттеләр. Р.Гыйззәтуллин. Дамир белән Касыйм ага Җирән сакалны түрдәге тәрәзәсез бүлмәгә өстерәп керттеләр дә ишекне бикләп үк куйдылар. Казан утлары

3) Атлаганда, аякны шудыру, сөйрәп алу. Краснов, бер аягын өстерәп атлый-атлый, чыбыкларга тотынып торды. Х.Камалов. Аннан соң аякларын көчкә өстерәп, урам буйлап китте. М.Әмирханов. Йөргәндә, аякларыгызны өстерәмәгез, кешедән көлеп калмагыз, берәр кешене мәсхәрәләп, аның кебек йөреп күрсәтмәгез. Ватаным Татарстан

4) сөйл. Кемне яки нәрсәне кая да булса илтү, күтәреп алып бару. Төлке кая юл тотса да, койрыгын арттан өстери. Мәкаль. Малай тартылып чәбәләнде, җиргә ятып карады, ләкин тотучы – нык, каршыдан килә торган милиционерга табан өстерәде. А.Шамов. Аны сарайга өстерәп алып керделәр. Р.Сибат

5) сөйл. Өндәп, үгетләп үз артыннан ияртеп алып бару, кемне дә булса берәр урынга барырга мәҗбүр итү. Шуңа күрә теңкәсе корган карчыклар [кечкенә балаларны] үзләре белән бергә монастырьга өстериләр. К.Нәҗми. Өстериләр аны сыйлы түргә ---. Р.Әхмәтҗән. Үзе кая тели, ирен дә шунда өстери. Ватаным Татарстан

6) сөйл. Иске яки зур аяк киемнәре киеп йөрү; кадерсезләп кию. Аягымда да һәр авыл кызы өстерәгән танкеткалар түгел, ә үкчәле түфли иде! Г.Әдһәм

7) күч. Өндәп, үгетләп һ.б.ш. юллар белән бер-бер хәлгә тарту, дучар итү, этәрү. Монда, Ризаэтдин әфәнденең башка әсәрләрендәге шикелле, бик күп җирләрдә Шәрыкның әүвәлге халәтенә өстерәргә тырышу күренә. Ф.Әмирхан

8) күч. Нинди дә булса авыр вазифаны үтәү, кыен эшне башкару. Бер ай була инде менә Самарадан чыкканыбызга, һәр көн бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр өстерибез инде шул балластны. М.Гали. Алар үлде, туганнар таралышты, тормышны өстерәү аның берүзенә калды. Ватаным Татарстан. Уку белән эшне бергә өстерәү авыр инде ул. Татарстан яшьләре

Өстерәп йөрү Гел, һәрвакыт өстерәү

Өстерәп килү Дәвамлы рәвештә, озак вакыт өстерәү

Өстери башлау Өстерәргә керешү. Ул ашыгып килде дә, баһбайның йөгәненнән тотып, әйдә, баһбай, дип өстери башлады. Һ.Такташ. Егет аны куаклар арасына өстери башлады, ләкин Зилә кечкенә йодрыклары белән егеткә каршылык күрсәтергә, кычкырырга тотынды. Безнең гәҗит

Өстери төшү Бераз, беркадәр өстерәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә