ӨСТЕРӘЛЧЕК и. гади с. 1. Ирләр яки хатын-кыз артыннан йөрергә яраткан кеше, уйнашчы, сөйрәлчек. [Шәймәрдән:] Синең күк уйнашчылар безгә кирәк түгел. Синең кебек өстерәлчекләрне без... К.Нәҗми. Син, сазаган кыз, өстерәлчек, мине кем дип белдең әле шулай мыскыл итәргә? Л.Әбүдәрова 2. с. мәгъ. Бозык тормыш алып бара торган. Теге өстерәлчек немка, минем хатыным, сөяркәләренең ярдәме белән патшалыгымны тартып алгач, үземне ябып куйдылар. М.Галәү |