ӨСТЕРӘЛҮ ф. 1) Нәрсәнең дә булса өслегеннән аерылмыйча хәрәкәт итү, сөйрәлеп бару. Әнә бит ул [эт] Булатның балагыннан ничек эләктергән: өстерәлеп барса бара, әмма җибәрми. Ф.Яруллин. [Зәйтүнә:] Юк, юк, кәҗә түгел, Габдуллалар бозавы иде бугай... арканыннан ычкынган, муенчагы өстерәлеп бара иде. Н.Кәримова 2) Бик акрын, кыенлык белән, көч-хәлгә бару (килү). Бичара бәти, үлемнән котылгач, көчкә-көчкә генә өстерәлеп, сарыклар абзарына барып керә алды. Г.Тукай. Тракторы күренә, ә комбайны урынына тузан болыты өстерәлеп килә шикелле. Ә.Гаффар. Хәзер ул куасы килсә куа машинаны, өстерәлеп барасы килсә өстерәлә, туктап каласы килсә туктый. Җ.Юныс 3) сөйл. Ияреп, тагылып йөрү. Татар буржуасы сыйнфый файдасы өчен чех, Колчак артыннан өстерәлгән кебек, татар-башкорт ярлылары да үзләренең икътисади азатлыкларын саклауда рус һәм башка пролетариатның ярдәменә таяна, алар белән кулга-кул бара. Г.Ибраһимов 4) сөйл. Теләр-теләмәс, киреләнеп, авырсынып бару (килү). Шундый хурланды Рамазан, шундый хурланды, күз яшьләрен йотып, һич карышмыйча, милиционер артыннан өстерәлеп китте. Л.Гыймадиева 5) сөйл. Бер урыннан икенче урынга күчеп, бушка, нәтиҗәсез йөрү. Ороба хәзер сараенда ял итеп, шәраб чөмереп ятадыр, Тигранга җәһәннәм читендә өстерәлеп йөрергә язган. Мирас 6) күч. сөйл. Ярышта, укуда, өлгерештә һ.б.ш.да башкалардан артка калып бару, иң арткы рәткә калу, күрсәткечләре начар булу. Бу командалар барлык ярышларда да соңгы урыннарда өстерәлә. Ватаным Татарстан 7) күч. гади с. Азгынлык, бозыклык, уйнашлык итү, бозык тормыш рәвеше алып бару; кем артыннан булса да йөрү. Соң сез нигә кайттыгыз: эчәргә кайттыгызмы, мөгаллимәбез артыннан өстерәлергә кайттыгызмы?! М.Әмир. Инде олыгаю ягына авышуга карамастан, әле һаман берничә хатын-кыз белән өстерәлүен дәвам итә. З.Фәйзи ◊ Өстерәлеп бару Башкалардан күпкә калышу. Халык артыннан өстерәлеп бармаска, азрак алданрак барырга кирәк. М.Макаров. Алар башка илләр тәрәккыят юлында алга киткән чагында, татар халкының артта өстерәлеп баруына сызланып борчылалар. К.Гыйззәтов. Өстерәлеп йөрү 1) Кем артыннан да булса иярү. Сине үстергән чагында шулай булырсың да һаман хатының артыннан өстерәлеп йөрерсең дип үстердеммени? Г.Камал; 2) Кирәксезгә, бушка йөрү, эшсез йөрү. Йөриләр шунда өстерәлеп, эш юкка. Г.Исхакый. Ичмасам, син йөрмә шунда өстерәлеп. Сихереңдер әле бу да. Йөрмә, дим, монда, йөрмә, дим! К.Тинчурин. Өстерәлеп килү 1) Чакырылмаган җиргә килү яки килгән җиргә тиешле рәвештә килмәү. Буш кул белән өстерәлеп килүчеләр дә җитәрлек. Р.Вәлиев. Мин сине чакырмадым, үзең өстерәлеп килгәнсең бит. Х.Ибраһимов; 2) Күптәннән бирле дәвам итү; 3) Иярү. Синең артыңнан өстерәлеп килүче койрыгың юк. Р.Мулланурова Өстерәлә башлау Өстерәлүгә күчү. Хәлим атка ярдәм итү түгел, йөк булып арттан өстерәлә башлады. Г.Исхакый Өстерәлә килү Күптәннән бирле өстерәлү Өстерәлеп бару Кыенлык белән генә өстерәлү Өстерәлеп йөрү Гел өстерәлү. Курск дугасында имгәнеп-яраланып калган сул аягы таккан аяк кебек өстерәлеп йөри аның. Ә.Сафиуллин. Яшь солдат берничә көн көч-хәлгә өстерәлеп йөргән. Татарстан яшьләре Өстерәлеп килү Көчкә-көчкә өстерәлү. Әнә тагын берәү өстерәлеп килә ---. Х.Ибраһимов |