ӨСТЕ’-ӨСТЕНӘ рәв. 1) Берсен икенчесе өстенә салып, берсе өстенә икенчесен куеп. Бу --- өсте-өстенә күп кенә шартлы билгеләр ясау аркасында танырлыгы калмаган, кайбер җирләре тишелеп чыккан карта иде. Г.Гобәй

2) күч. Бер-бер артлы өстәлеп, туктаусыз, берсенә икенчесе өстәлеп; булган өстенә тагын да өстәп. Өсте-өстенә чыгып торган сүзләргә, күңелле көлүләргә мавыгып, тагын [чәйне] эчкәнебезне сизми дә калдык. М.Әмир. Акчаны өсте-өстенә биреп кенә торалар, өс-баш та бик шәп боларның. Г.Бәширов. Ярабби ходаем, үзең китер уңаен, ат бир, дөя бир, өсте-өстенә өя бир! Әйтем



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә