ӨСТЕННӘН бәйл. 1) Эш-хәрәкәтнең билгеле предмет, зат, урыннан югарыда, шуның турысында өстә башкарылуын белдерү өчен кулланыла. Сабанчы өстеннән сайрап-сайрап һавага күтәрелә торган тургайлар үзләренең гыйшык моңнары белән яңа шатлыкларга чакыралар. Г.Ибраһимов. Менә Илсөяр, камышлык өстеннән урман читенә караган хәлдә, кычкырып җибәрде. Г.Гобәй. Ялгыз нарат өстеннән Очтылар самолётлар. Ә.Исхак 2) Эш-хәрәкәтнең берәр предмет, урын өслеге буенча башкарылуын белдерү өчен кулланыла; аркылы, аша. Без сезнең дүшәмбе көн кич Идел өстеннән ничек куркыныч хәлдә чыкканыгызны да шул сәгатьтә белдек. Г.Ибраһимов. Су өстеннән искән җылымса җил сыйпап үтте минем битемне. Ә.Исхак. Бер авыр танк, безнең алгы оборонабызны өзеп булса кирәк, кәбестә, кабак, кавын бакчалары өстеннән урамга чыгып килә. И.Гази 3) Берәр нәрсәнең башка бер предметның өске, тышкы ягыннан ябылуын, киелүен, бәйләнүен белдерү өчен кулланыла. --- сатин күлмәк өстеннән пиджак элеп чыгып киттем. Ф.Хөсни. Хәзер ул, кар шикелле ак тула оек өстеннән өр-яңа җыйнак чабата кигән килеш, тимер бүкән янында бик тырышып эшли. К.Нәҗми. Эчтән юка гына яшел яулык бәйләгән – анысы чәче тузгымасынга, аның өстеннән, Нәфисәләр кебек үк, ак яулык япкан – анысы башка кызу капмасынга. Г.Бәширов 4) Эш-хәрәкәтнең предметның өслегеннән кире якка, тышкы якка таба юнәлгән булуын белдерү өчен кулланыла. Сәгъди бабай намазлык өстеннән торганда, ярты төннәр чамасы иде инде. Ш.Камал. Казак, ат өстеннән сикереп төшеп, абына-сөртенә, ишек алдына ташланды: аның күзләре акайган, камчысы һавага чөелгән иде. И.Гази. Ләкин Моратай коймадан чыкканда, морзаның сакчылары аны ат өстеннән атып екканнар. Г.Бәширов 5) Эш-хәрәкәтнең берәр предмет аша юнәлгән булуын белдерү өчен кулланыла. Федотычевның командасы бер көн эчендә шпаллардан баганалар тезеп, өстеннән рельслар сузды. Ш.Усманов. Кемдер аның өстеннән атлап чыгып китте. Г.Гобәй. Ә күзләре Габдулланың баш өстеннән каядыр еракка текәлгәннәр. Ә.Фәйзи 6) Нинди дә булса эшчәнлекнең берәр нәрсәгә, затка юнәлтелгән, төбәлгән булуын белдерү өчен кулланыла. Халыкларның көрәшеп килгән эше: һич кичекмәстән демократик солых тәкъдим итү, җиргә алпавытчылык милкен бетерү, [җитештерү] өстеннән контроль кую, советлар хөкүмәтен төзү эше тәэмин ителде. Т.Гыйззәт 7) Зарлану, әләкләү һ.б.ш.ның объекты буларак берәр затны яки предметны белдерү өчен кулланыла. Каюмны күрү белән, балалар өстеннән зарланырга, аларны тагын да шелтәләргә керешә. Ш.Камал. Ничек итеп хатын башың белән ир өстеннән барып әйтергә кирәк?! А.Шамов 8) Берәр предмет яки затның башка бер затның карамагында, аның хакимлеге астында булуын һ.б.ш. белдерү өчен кулланыла. Без үзара бик артык якынаеп киткәч, авыл малайлары өстеннән бөтенләй башлык кебек булдык. Г.Ибраһимов. Ирнең бит аның ябага тай кебек хәчтерүше дә хатыны өстеннән командовать итәргә ярата. Р.Ишморат. Милләтләр үзара ызгышкан саен, алар өстеннән хөкем йөртү җиңелрәк бит. Ә.Фәйзи 9) сөйл. Кемгә яки нәрсәгә дә булса өстәп, алардан башка тагын, алардан тыш; булуга карамастан, була торып. Бар өстеннән кеше шулай торыр микән? Ш.Камал. – Ике атың бар өстеннән, нәрсә шул хәерче кебек лырт-лырт бер белән йөрисең?.. – ди. Г.Ибраһимов. Хәзер менә ирең бар өстеннән тол дүдәк булып утыр инде. Р.Ишморат ◊ Өстеннән ашау Кем яки нәрсәнең дә булса исәбенә ашау, кемнекен дә булса ашау. Өстеннән кош та очыртмау Бик нык кадерләү, иркәләү, саклау. Өстеннән кош та очыртмыйча өф-өф итеп кенә яшәтер иде. Г.Мөхәммәтшин. Өстеннән таракан таеп төшәрлек «Бик шома» дигән мәгънәдә |