ӨСТЕНЛЕ’К ИТҮ ф. 1) Хакимлек итү; идарә итү; җитәкчелек итү. Бу инде кешелекнең киләчәктәге үсеш юлында хатын-кыз заты өстенлек итү ихтималының беренче яралгылары булмады микән? Р.Фәизов. Аның бу сүзләрендә өстенлек итү дә, ачыктан-ачык каһкаһә да сизелә иде. Ш.Бикчурин. Безнең авиация күктә өстенлек итте. Мирас 2) Төп урынны алып тору, өстен тору; сан ягыннан күбрәк булу. Биредә татар теле өстенлек итә. Мирас. Казан татарларында утыртма якалы күлмәкләр өстенлек итә. Сөембикә |