ӨСТЕНЛЕК и. 1) Кемне яки нәрсәне дә булса уңай яктан аерып тора торган сыйфат, үзлек. Уфаның үз өстенлеге: агачлар күп. Ә.Баян. Башка төрле җылыткыч приборларга караганда майлы электр радиаторларының күп кенә өстенлекләре бар: алар яссы, радиатор куркынычсыз, ул көйдерми, чөнки аның җылыту өслегенең температурасы югары булмый. Файдалы киңәшләр. Ахырда Марсель Сәлимҗанов, Гаяз Исхакыйның «Җәмгыять» пьесасы камилрәк язылган дип, өстенлекне «Җәмгыять»кә бирде. Мирас 2) Башкалардан югары булу, өстен булу. Көннәрдән бер көнне ул яуланган калалардагы барлык дин әһелләрен тирмәсенә җыя һәм һәммәсенә дә үз диненең өстенлеген расларга куша. М.Хәбибуллин. Фәкать ХХ йөзнең икенче яртысында гына Шәрык һәм ислам белгече америкалы Александр Беннигсенның исламны яңартуда татар фикер ияләренең өстенлеге төрле яктан фәнни нигезләнгән хезмәтләре пәйдә булды. М.Хәсәнов. Безнең Ишмәмәт моның ише тиргәүләргә ниндидер бер өстенлек белән сабыр гына елмаеп карый... Ә.Еники 3) Берәр күренешнең яки предметның башка күренеш яки предмет белән чагыштырганда артык булуы, сан ягыннан артыклык, өстен булу. Ләкин сан ягыннан өстенлек дошман ягында була, һәм ул камалыштагыларны әкренләп кысрыклый, чигендерә башлый. Р.Фәхретдинов. Алар бит һәр эшне күмәкләшеп башкара. Көчләре дә, өстенлекләре дә шул бит аларның. Сөембикә. Хәзер, тактик һәм мораль факторлардан тыш, моңа сан ягыннан өстенлек тә кушылды. Мирас 4) Предметка яки затка бирелә торган аерым хокук, ташламалы хокук; башкалардан аларны югары куя торган хокук. Россия белән мөнәсәбәттә Декларация кабул итмәгән республика һәм регионнар белән чагыштырганда, безнең нинди өстенлекләребез бар? М.Галиев. Беләсезме, суверенитет игълан итү факт буларак эмоциягә күбрәк карый, гамәли тормышта әллә ни өстенлекләр бирми. Ф.Мөхәммәтшин. Дворяннар үзләренең чыгышы, өстенлекләре, мәнфәгатьләре белән халыктан читләшкәннәр. Мирас 5) Хакимлек, хакимлек итү. Социализм системасы хосусый милек өстенлеген җимерде. М.Җәлил. Өстенлек иткән сәясәтнең илдәге халыкларга төрлечә карашы, җитмеш еллык тырышлыгы, культурага, аеруча татар культурасына мөнәсәбәте – бөтен нәрсәне асылда әнә шул хәл итте. Ә.Баян ◊ Өстенлек алу 1) Җиңү, җиңеп чыгу. Нәтиҗәдә, рухи-әхлакый югарылык өстенлек ала. Ф.Хатипов. Әмма «читтә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул» дигән мәгълүм фикер өстенлек ала. Мирас; 2) Хөкем сөрү, күбәю, басып китү. Кайнар, тәмле, авызда эреп торган сумса ашап, бер-ике чынаяк чәй эчкәннән соң, сүз тезмәләре өстенлек алды. С.Поварисов. Җәмгыятебездә тагын бер тискәре күренеш өстенлек ала. Мәдәни җомга. Өстенлек казану к. өстенлек алу (1 мәгъ.) |