ӨСТЕНДӘ бәйл. 1) Берәр предметның башка предмет турысында югарыда урнашуын белдерә. Ераклаша барган көймәләр өстендә әледән-әле аларның тавышлары яңгырап торды. К.Нәҗми. Тулган ай үзенең моңсу нурларын урманнар, кырлар өстендә чәчеп әкрен генә йөзә иде. Г.Әпсәләмов

2) Эш-хәрәкәт предметның өслегендә, өске ягында башкарылуын белдерү өчен кулланыла. Кыз бер үк вакытта биология факультетында да, балет мәктәбендә дә укый, ат өстендә йөрергә өйрәнә, парашют белән дә сикерә. И.Гази. Җыр тавышы, ямьле Идел буйлары белән саубуллашкандай, тау өстендәге урманнарга, яр буйларына кагыла-кагыла, яшел болыннар, Идел дулкыннары өстендә чайкала-чайкала шаулап бара. Г.Бәширов. Тузанлы таш юл өстендә туктап, сүзсез генә юлның көнбатыш очына карап тордылар. Ә.Еники

3) Нинди дә булса вазифа, җаваплылык һ.б.ш.ның берәр затка яки коллективка йөкләнгән булуын белдерә. Мәктәптән кайткач, ашарга пешерү, өй эшләрен карау --- Женя өстендә икән. Г.Гобәй

4) Эш-хәрәкәтнең билгеле вакытта, шартларда баруын белдерү өчен кулланыла. Җәмиләнең таза беләге эш өстендә чыныгып дан ала. М.Җәлил

5) Нинди дә булса эшчәнлекнең билгеле максатка юнәлгән, төбәлгән булуын белдерү өчен кулланыла. Киләчәктә НАСА озаграк очып йөри торган космик кораб булдыру өстендә эшләүне планлаштыра. Мәдәни җомга

Өстендә тору Кемнең дә булса эш-хәрәкәтен күзәтеп, тикшереп тору. Дамир син сөйләгәннәрне бик тиз төшенә, ләкин күзләре гел урамда, өстендә тормасаң, дәресләрен бар дип тә белми. Г.Әпсәләмов. Өстендә тоту Җинаять, ярамаган бер яман эш эшләгән урында тоту, эләктерү, фаш итү. [Байтирәк:] Менә шулай эшләгәндә, каракны өстендә тоткан буласыз. Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә