ӨСТЕНӘ бәйл. 1) Эш-хәрәкәтнең аталган предметның өслегенә, өске ягына юнәлгәнлеген белдерү өчен кулланыла. Кавалеристлар атлары өстенә сикереп менделәр. А.Шамов. --- кайсы ящиклар, капчыклар өстенә утырып бара торган кешеләрнең сөйләшкәннәре дә боларга ишетелеп калды. М.Гали. Балалар үзара сөйләшкәләп, башта кыймыйча, соңыннан батырланып, кайсы койма өстенә, кайсы капканың аръягында үсеп торган агач ботакларына менеп утыралар. Д.Аппакова 2) Нинди дә булса эш-хәрәкәтнең юнәлү ноктасын, объектын, максатын тәгъбир итә торган предметны яки затны белдерү өчен кулланыла. Аның бу кычкыруы, кеше кычкыруыннан бигрәк, тешләргә, өскә ташланырга килгән этнең ырылдавын хәтерләтә иде. А.Шамов. Мөхәммәд безгә каршы үзе белән киткән корәеш гаскәрен һәм Ясриб шәһәренең сугышчыларын алып килгән, алар ярдәмендә сугышырга ниятли, бергә-бергә безнең өскә кылыч күтәрергә уйлаганнар. Ф.Яхин 3) Кемгә яки нәрсәгә дә булса өстәп, шулардан башка тагын, шулардан тыш. Шаулыйлар ич, бу тавышка бала ничек йокласын, шуның өстенә көн эссе. Т.Гыйззәт. Аз-маз гына акыл кергән, шуның өстенә тагын сабан туе вакыты. Ф.Хөсни. Тыйнак, итагатьле, ягымлы булуы өстенә ул аның Маратына яшьтәш тә иде бит әле. Г.Гобәй 4) Үзенә нәрсә дә булса өстәлә, кушыла торган предметны, күренешне, эш-хәлне белдерү өчен кулланыла. Алма өстенә шикәр һәм дарчин салу 5) Нинди дә булса эш, вазифа, җаваплылык, авырлык, кайгы һ.б.ш. йөкләтелгән яисә шуларны үзенә ала торган затны яисә коллективны белдерә. Менә монысын мин, ягъни Сәетҗан бабаегыз, үз өстенә ала. Р.Фәизов. Өстеңә алган эшеңне, аның нинди булуына карамастан, сыйфатлы башкарырга тиешсең. М.Юныс. Әниләре үлгәч, Мөгафурны карау да Гаффар өстенә төште. А.Таһиров ◊ Өстенә барып (килеп) чыгу Берәүне җинаять я бер ярамаган эш белән шөгыльләнгәндә тоту. Бандитларның һәр минут өскә килеп чыгу куркынычы тугач, кинәт [начхоз] никтер солдатларның сугыша алу сәләтлелекләре турында шикләнә башлады. А.Шамов. Өстенә басу Дөресен әйтү, вакытында әйтү. Вәт картлач, өстенә үк каплый. Дөрес әйтә. Өстенә үк басты. Г.Толымбай. Өстенә чыгу Кемнең дә булса җаваплылыгында булган акча яки башка мөлкәт җитмәү; русчасы: растрата. Өстенә сөйләү Кешегә яла ягу, кешенең гайбәтен сату. Син анда барып минем өстемә сөйләгәнсең. Өстенә үлән үскән Беткән, үткән, күптәннән онытылган эш турында. Булган ‒ беткән, өстенә үлән үскән, ташлагыз. З.Шаһиморатов. Өстенә үлчәнгән Бик тә килешле, таман (кием-салым тур.) |