ӨСТЕН с. 1. 1) Хакимлек итә торган, хакимият башында торган, башкаларны хөкем итәргә хокукы булган. Дөнья тарихына мөрәҗәгать итсәк тә, шуны күрербез: өстен катлам кешеләренең теле, мәдәнияте төп халыкныкыннан нык аерылып торган. И.Измайлов. Шуннан соң, ниндидер бездән өстен көчләр бар, дигән нәтиҗәгә килә. М.Әхмәтҗанов. Израильдә теләсә кайсы милләт балаларына, гәрчә яһүдләр өстен милләт саналса да, мөнәсәбәт бертөрле. Сөембикә

2) Җәмәгатьчелектә сүзе-фикере үтемле, авторитетлы, абруйлы. Ул иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби. Г.Тукай. Мәдрәсә хуҗасы Вәли мулла, тамагын кыра-кыра, үзен Мөхәммәд пәйгамбәрдән дә өстен бер олы зат – шәхес санап, аның өчен махсус тәгаенләнеп куелган йомшак мендәргә менеп утыра. С.Поварисов

2. рәв. мәгъ. Кайсы ягы белән дә булса берәр кешедән яки нәрсәдән яхшыраграк итеп, югарырак итеп. Ә иң мөһиме, үзләрен өстенрәк күрсәтергә мөмкинлек алачаклар. Ә.Баян. Мәскәүдә эт теле калынлыгы булса да китап чыгарган кемсә Казанда менә дигән китапларның авторыннан үзен өстенрәк саный иде. Т.Миңнуллин. Гөлсем ханым гомер буе ир-егетләр белән, аларның да талантлылары белән дус булуны өстен санады. Казан утлары

3. хәб. функ. Кайсыдыр ягы белән югары булу, аерылып тору. Әмма тормыш кануннары һәммәсеннән дә өстен. М.Әхмәтҗанов

Өстен булу 1) Нинди дә булса үзенчәлек, сыйфат белән башкалардан аерылып тору, яхшырак булу, югары сыйфатка ия булу. Бу илдә, гомумән, законнан өстен булу мөмкин түгел. М.Әхмәтҗанов. Гадәттә, бу өлкәдә мондый дәрәҗәгә ирешү өчен хатын-кызга ирләрдән ничә башка өстен булу кирәк?! Сөембикә; 2) Катнашмау, игътибар итмәү, исәпкә алмау. Гайбәтләрдән дә өстен булырга омтылам, гайбәтне үзем дә сөйләмим, сөйләгән кешене дә хөрмәт итмим. Р.Мотыйгуллина. Өстен калу к. өстен чыгу. Ул --- Сабантуйларда һәрвакыт көрәшә һәм һәрвакыт өстен кала торган булган. Ак юл. Өстен кую Башкалардан аерып, өстен итеп, югарырак дәрәҗәдә итеп күрергә тырышу. Чыңгыз хан кимектиннәрне барысыннан да өстен куя. М.Хәбибуллин. Чибәрлеге, сабыйларча елмаюы, үзен бер дә юкка өстен куярга тырышмавы да бизи иде аның кешелеклелек сыйфатын. С.Поварисов. Өстен күрү Башкалардан югарырак бәяләү. Табигый инде, сул якны өстен күрү соңыннан хуннардан аларның варислары-дәвамчылары булган төркиләргә дә күчкән. М.Бакиров. Өстен тору к. өстен булу. В.И.Ленинның «Дөньяда идеологиядән дә көчле нәрсә юк, ул армияләрдән дә, сәясәттән дә өстен тора» дигән мәшһүр сүзләре бар. М.Әхмәтҗанов. Дөньяда барыннан да өстен торган сөешү кебек мәңгелек, сихри бер бөек көч бар икән. С.Поварисов. Хәзерге заман яшелчәләре, үзләренең файдалы сыйфатлары буенча, үзләренең кыргый элгәрләре булган яшелчәләрдән бик күп өстен торалар. Яшелчәчелек. Өстен тоту Үзен эре тоту, горур, һавалы тоту. [Җәләл] һәммә мөгамәләсендә үзен булган мәртәбәсеннән өстен тота. Г.Ибраһимов. Бер дә үзләрен өстен тотмыйча, тиң күреп сөйләшәләр, тәмәкеләре белән сыйлыйлар. Ә.Еники. Өстен чыгару Нәрсәнең дә булса җиңүен тәэмин итү. Гаяз үзенең хата фикерен минем дөрес фикеремнән өстен чыгара алды. М.Әмир. Өстен чыгу Җиңү; уңышка ирешү. Ярышта кем өстен чыккан – шул кеше. Г.Бәширов. Әлегә бу көрәштә Олуг Мөхәммәдне үз улыдай якын иткән һәм аңа бик күп изгелекләр кылган Витовтның туганы Зигмундтан кенәз Свидригайло өстен чыкты. Р.Вәли. Сугышта бер як та өстен чыкмый. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә