ӨСТӘ’Ү I ф. 1. 1) Моңа кадәр булганга, берәр нәрсәгә яңадан кушу, салу һ.б.ш. Улларым шуны сорый башлады, әмма мин аларга, магнитофон хакының яртысын үзегез эшләп аласыз, яртысына мин өстим, дидем. М.Шәймиев. Бу очракта кабакка шикәр комы, бал яки алма повидлосы өстәмиләр, майда кыздырып башлы суган салалар. Татар халык ашлары. Нинди куелыкта кирәк булуына карап, җилемгә кайнар су өстәргә мөмкин. Файдалы киңәшләр

2) Арттыру (көчен, күләмен, тигезлеген, сыйфатын һ.б.ш.). Йөрәгеңә тагын яра өстәргәме? Х.Сарьян. Арыган чакларында, Габдрахман абзый өлгерткән мунча яшьләргә икеләтә егәр өсти. М.Галиев. Ул шифалы бальзам кебек сулыш юлларын ача, тәндәге барлык күзәнәкләргә үтеп кереп, бөтен халәтенә җиңеллек кенә түгел, ниндидер дуамаллык, әтәчлек тә өсти иде. М.Әмирхан

3) Моңа кадәр әйтелгәнгә яки язылганга кушып, өстәмә рәвештә берәр сүз, фикер әйтү яки язу. Олаучым Мөстәкыйм бабай да шулай ук көрсенеп: – Замана! – дип өстәде. М.Әмир. Исенә төшереп яткач өстәде: – Сакалы, мыегы бакыр төсле, үзе, азрак урысчалап әйтсәң, сутулый иде. З.Зәйнуллин. Кызлар яңа мәзәкләр сөйли, аларга без дә өстибез. М.Вәли

4) Арттырып тулыландыру. Ә инде Г.Исхакый иҗаты турындагы үзенчәлекле чыганакларны да өстәсәң, алар ике мең өч йөз данәгә җитә. Казан утлары. Бу ике ел арасындагы аерма тулы бер ай тәшкил иткән очракта, ай елына унөченче айны өстәгәннәр. Мирас

2. өстәп рәв. мәгъ. Арттырып, күпертеп. Председатель ‒ җор телле егет, өстәп сөйләргә дә ярата. Т.Миңнуллин

Өстәп бетерү Кирәк булса да, булмаса да, яраса да, ярамаса да әллә ниләр өстәү. Ахрысы, шуңадыр, бу вакыйга кешеләргә ниндидер бер җен әкияте сыман булып тоела, башта аңа ышанырга да, ышанмаска да белмиләр, аннары, гадәттәгечә, үзләреннән әллә ниләр өстәп бетерәләр. Ә.Еники

Өстәп җибәрү Тагы да бераз өстәү

Өстәп кую Бераз гына, бер мәртәбә өстәү. Куллары белән туны астыннан күкрәген сыйпаштырып, тоткалап утырды да акрын гына өстәп куйды: – Юк инде хәзер атаклы ат карагы кушбаш Рәвил... З.Зәйнуллин. Ахырда болай дип өстәп куйды: – Ничә төрле йөрәкләр бар – таштан да каты, ничә төрле йөрәкләр бар – ефәктән дә йомшак! Ф.Яхин

Өстәп тору Гел, даими рәвештә өстәү. Әйтерсең кемдер: «Соңгы тапкыр, соңгы тапкыр!» – дип, югарыдан дәрт өстәп торды. Сөембикә

Өстәп чыгу Һәммәсенә дә рәттән өстәү

Өсти бару Процессны туктатмыйча, бер-бер артлы өстәү

Өсти тору Әледән-әле өстәү. Аның вакыт-вакыт Галимәгә карап куюлары, кызның да аны тоюлары, оялгандай сүзсез калулары шушы рәхәтлеккә тагын да яңа көч һәм дәрт өсти торды. Ф.Яхин

Өсти төшү Беркадәр өстәү, тагын да өстәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә