ӨСТӘ’П-ӨСТӘП рәв. 1) Берничә мәртәбә өстәп. Кунаклар, мондый тәмле аш ашаган юк иде, дип мактый-мактый, өстәп-өстәп ашадылар 2) Кабат-кабат, өсте-өстенә. Бәкерле рәисен яклыйсың икән, ә? Әхлаксыз Әюповны өстәп-өстәп хурларга кирәк. Н.Гыйматдинова. Тагын өстәп-өстәп уйланды: – Серле-хикмәтле димә инде бу дөньяны. Г.Гыйльманов |