ӨСТӘ’Н-ӨСТӘН рәв. 1) Аннан-моннан, җиңелчә, әштер-өштер генә. Пристав, бер жандарм, ике пүнәтәй – шулай дүртәүләп керделәр, аннан-моннан, өстән-өстән генә тентеделәр. Г.Ибраһимов 2) Эшнең асылына кереп тормыйча, нечкәлекләренә тукталып тормыйча, бик гомуми рәвештә генә. Менә ни өчен укытучылары бу турыда өстән-өстән генә сөйләп үткән икән. Ф.Бәйрәмова |