ӨСТӘН рәв. 1. 1) Югарыдан аска таба, югарыдан түбәнгә таба. Такта читенә ябыша-ябыша менеп җитте дә, манара төбенә атланып утырып, өстән төшкән каеш бауга аркан очын бәйләп куйды. Х.Сарьян. Әйтерсең ул бу вакыйгаларга өстән карап тора. Х.Ширмән. Машинаны җайлап керткәнче, кышкы ачы җилдә, өстән явып торган кар астында, ярым караңгылыкта биш сәгатьтән артык эшләдек. Н.Габдуллин

2) Кемнән яки нәрсәдән дә булса югарырак урыннан, күктән. Ә өстән, җиде кат күкләрдән, әнә шул дәһшәтле тавыш яңгырап тора... Ф.Бәйрәмова

3) Нәрсәнең дә булса өске өлешеннән; югары ягыннан. Агач йортның стеналары өстән такта белән капланып, яхшы гына ремонт ясалган. Ш.Камал. Стеналар һәм манаралар өстән кыек түбә белән ябылган. Р.Фәхретдинов

4) Югары органнардан, җитәкче оешмалардан. Өстән бирелгән күрсәтмәләрне без үтәргә тиешбез. З.Зәйнуллин. Керү имтиханнары алучыларга өстән, егетләрне кире бормаска, дигән катгый әмер төшерелгән иде. Т.Галиуллин. Шуңа күрә ил, халык мәнфәгате белән яшәү ягыннан караганда, аны өстән аска таба икенче баскычка бастырырга мөмкиндер. С.Поварисов

5) күч. Эшнең, мәсьәләнең асылына төшенмичә, бары гомуми танышу белән генә чикләнеп, җентекләп, нечкәләп тормыйча, аннан-моннан гына. Ислам дине халык тарафыннан өстән генә үзләштерелгән. Мирас

2. бәйл. мәгъ. 1) Үзенә карата нинди дә булса мөнәсәбәт күрсәтелә торган, эш эшләнә торган предметны яки затны белдерә. Ул малайлар минем өстән дә судка биреп маташалар бит әле. М.Әмир. Бу пычрак эшегез өчен мин сезнең өстән Уфага – әһле мәгарифкә язачакмын. С.Поварисов

2) Кемгә яки нәрсәгә дә булса өстәп, алардан башка тагын, алардан тыш, кем яки нәрсә була торып. Син минем өстән йөрисең күрше егете белән! Н.Исәнбәт

Өстән йөзү Эш-хәлнең асылын аңламау; бары бер гомуми танышу белән генә чикләнү. Фән өлкәсендә өстән генә йөзгәч, алар аргументларга корылган полемикалардан качалар, үзләрен башын комга тыккан тәвә кошы кебек тоталар. И.Измайлов. Өстән йөк төшү к. өстән төшү. Өстән карау 1) Берәр нәрсәгә бик җиңел карау, җитди карамау. Үзе һавалы булып, мәдрәсәнең хуҗасы үзе иттереп хис итеп, «мохтәсәр ханнар»га өстән карый, анлар белән низагка керешеп китеп, күп вакыт анлардан таяк та ашый. Г.Исхакый; 2) Мәсьәләнең тирәнлегенә үтеп кермичә, гомуми бер танышу белән чикләнү, эшнең асылына кагылмау. Өстән караганда, чынлап тикшермәгәндә, матур гына бер моназара хасил булган иде. М.Гафури. Бездә әле идеология мәсьәләсенә өстән генә карап, төп игътибарны формага бирүчеләр байтак кына. М.Җәлил. Өстән кармый, астан тырмый Астыртын, хәйләкәр кеше турында. Өстән тау төшү к. өстән төшү. Өстән төшерү Кыен хәлдән, авыр вазифадан, җаваплылыктан котылу. Өстән төшү Зур эштән, нинди дә булса кыенлыктан котылу. Шәңгәрәйнең өстеннән авыр шөбһә төште. Г.Ибраһимов. Өстән юа Тыштан мактап, астан усаллык эшли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә