ӨСТӘМӘ с. 1. 1) Моңа кадәр булганга кушылып, өстәлеп арттырыла торган. Саңгыраулык, битарафлык чире тагын да хәсрәткә батыра, илнең өстәмә мәшәкатьләрен арттыра, кыйммәткәрәк төшерә. Н.Хәсәнов. Аның тагын өстәмә золымы, дәвамы була. Р.Фәизов. Мондый бичараларга барыр, үтәр, теләгән җирләренә җитәр өчен, тагын бер тапкыр өстәмә маяклар тезеп кую кирәк. Мирас

2) Берәр нәрсәгә яңадан өстәп оештырылган. Җавап төсендә Татарстанның премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Уфада булып, шул мәсьәлә буенча өстәмә сөйләшүләр алып барды. М.Әхмәтҗанов. Өстәмә тукландыру өчен, төрле минераль ашламалардан файдаланалар. Ботаника

3) Булганнан тыш, булган өстенә башкарылган, кулланылган һ.б., икенчел. Өстәмә агач ныгытмалар булганмы-юкмы, казылмыйча, анысын әйтүе кыен. Р.Фәхретдинов. Икенчесе тема буенча өстәмә чыганаклар белән кызыксына, өченчесе теоретик механикага бөтенләй бәйле булмаган сорау бирә... Казан утлары. Хәер, чыганаклардан күренгәнчә, соңга калган өстәмә көчләрдән башка да төрки-татар гаскәре сан ягыннан һөҗүм итүчеләрдән ким булмый. Мирас

4) Өстәлеп әйтелгән яки язылган. Шул ук хатның азагында кыска өстәмә җөмлә: «Их, Айдар әфәнде! Бу хатны җибәреп өлгермәгәнмен». А.Хәлим

5) Арттырып түләнә торган, тапшырыла яки таратыла торган нәрсәгә өстәп бирелгән. Бер төн эчендә бурычыннан котылып, түш кесәсен тагын өстәмә акча белән тутырган Черки Әхми башын күтәреп, кодасына яратып карады. З.Зәйнуллин. Кирәк булса, өстәмә акча түләп, теләсәң күпме баллон алырга мөмкин. Файдалы киңәшләр. Өстәмә рәвештә алынган җирле бюджет керемнәренең шактый өлеше автомобильләр, мебель, компьютерлар сатып алуга тотылды. Мирас

6) бот. Өстәлеп барлыкка килгән. Өстәмә үсенте

7) икът. Түләүле хезмәт мөнәсәбәтләреннән тыш барлыкка килгән; русчасы: прибавочный. Өстәмә кыйммәт эшченең түләнмәгән хезмәте нәтиҗәсе булып тора. Политэкономия

2. и. мәгъ. 1) Нәрсәгә дә булса өстәлгән нәрсә. «Казан ханлыгы халыклары» китабына килгәндә, ул өч бүлектән, кереш һәм сигез өстәмәдән тора. М.Әхмәтҗанов. Ярдәмчесеннән алып җыештыручыга кадәр, хезмәткә керткән өлешенә карап, «өстәмә» чыгарып бара. З.Фәйзи. Шулай булуына да карамастан, Дума кабул иткән өстәмә --- «кеше үзенең төп ирекләреннән һәм хокукларыннан мәхрүм ителә алмый, чөнки алар аңа тормыштан бирелгән» дип язылган 17 нче маддәсенә каршы килә. Мирас

2) Өстәп әйтелгән яки язылган сүз яки сүзләр. Исмәгыйльнең бу өстәмәләре барысы да дөрес булганга, мин аларны бер дә үзгәртмичә язып куйдым. Г.Гали

3) Нинди дә булса түләүгә өстәп бирелә торган матди нәрсә (акча һ.б.ш.). [Бикбулат карт Нәфисәгә] Өстәмәгә тигән бодаең белән өйне сипләтербез, бик искергән! Г.Бәширов

4) Гаскәрләргә ярдәм итү яки кушу өчен җибәрелә торган хәрби часть(лар). Землянкада бер атна ятканнан соң, 8 нче ротага өстәмә килеп, аларны --- яңадан беренче линия окопларга җибәрделәр. М.Гали

3. рәв. мәгъ. Кемгә яки нәрсәгә дә булса өстәп. Алачыкны эшләү өчен, Мостафага өстәмә итеп Халикъ белән Ишмайны, яшьләрдән Габделхәйне билгеләделәр. Ш.Камал. Генпланы булмагач, булганы төгәл үтәлмәгәч, нәтиҗәдә төзелеш килде-киттеле, стихияле алып барылгач, бер йорт янына, ниндидер аңлашылмаган принциптан чыгып, соңыннан өстәмә төзелгән йортлар текәшеп утырган. А.Хәлим. Инде шуларга өстәмә итеп, Чишмә янындагы татар кабер ташларының үзебез кадәрле текстларын укучылар игътибарына тәкъдим итәбез. М.Әхмәтҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә