ӨСТӘЛҮ ф. 1) төш. юн. к. өстәү. Без аның кабинетында яңа бер әсәр – Сарьянның үзенең портреты өстәлгәнне күрдек. Г.Ахунов. Шуннан соң бераз агач җилеме өстәлгән салкын крахмал клейстеры белән газета кәгазе ябыштыралар. Файдалы киңәшләр

2) Моңа кадәр булганга иш ителү, кушылу, тагы да арттырылу. Яшь өстәлү, тәҗрибә арту бәрабәренә фантазия кимергә тиеш кебек булса да, миндә, нишләптер, арта гына барды ул. Ә.Баян. Мохиткә тагын бер җан иясе – тагын бер язмыш өстәлә. Ш.Галиев. Чуалышлар көчәйгәннән-көчәя бара. Сарай әһелләре арасындагы хыянәткә чит ил коткысы, шымчылык килеп өстәлә. Р.Фәхретдинов

3) Ачыклык кертелү, яңа мәгълүмат бирелү. Әмма анда бер яңа мәгълүмат өстәлгән: җәяләр эчендә әдип «Кол Сәйф Сараи» дип бирелгән. Мирас

Өстәлә бару Моңа кадәр булганга даими өстәлү. Хәлбуки әлеге серле «Себер язулары» турында мәгълүмат һаман арта, өстәлә бара. Мирас

Өстәлә башлау Өстәлергә тотыну. Шуннан соң «Күңел күзе»нә һәр иртәдә яңа рәсем өстәлә башлады. Г.Сабитов

Өстәлә тору Торган саен тагы да өстәлү. Ул еллардан бирле шактый озын гомер дисбем тезелде, тормыш сандыгыма гыйлеме дә, михнәте дә өстәлә торды... Х.Гарданов

Өстәлә төшү Бераз өстәлү. Шулай азаплана торгач, төзәтү барышында яңа эпизодлар да өстәлә төшеп, 11 нче июльгә әсәр төгәлләнде. Ш.Алпар

Өстәлеп бару Эзлекле рәвештә өстәлү. Гафу үтенү гыйбарәсенә үрелеп, Аллаһыга дан җырлау, яхшы теләк, аклануны белдергән җөмләләр өстәлеп бара ---. Р.Абдуллина

Өстәлеп бетү Өстәлү процессы тәмам тукталу

Өстәлеп килү Баштан ук, электән үк эзлекле өстәлү. Наласа мәктәбенә, бишенче сыйныфтан башлап, ел саен бер-ике Шәләңгер укучысы өстәлеп килә иде ул чакта. Г.Әдһәм

Өстәлеп китү Өстәлү процессы дәвам итү. Шушы исемнәргә элегрәк укыган китаплардан истә калган төрле кызык һәм гыйбрәтле вакыйгалар өстәлеп китә. Г.Бәширов

Өстәлеп кую Кисәк кенә, көтмәгәндә өстәлү. Чибәр кассирша кызның балаларча пөхтә почеркы белән тагын бер айлык акча өстәлеп куйгач, кенәгә тагын да матураеп киткәндәй була. Ф.Яруллин

Өстәлеп тору Булган өстенә даими рәвештә һаман өстәлү. Көн саен яңа фикер, яңа белем өстәлеп торган студентлар тормышы ошый иде миңа. М.Юныс. Бер югалту артыннан икенчесе өстәлеп кенә торды. М.Хәсәнов. Өзлексез нур таратып тору өчен, җисемгә читтән энергия өстәлеп торырга тиеш. Физика



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә