ӨСТӘЛ и. рус 1) Өстенә нәрсә дә булса кую яки өстендә эшләү, ашау-эчү өчен, терәккә яисә аякларга яссы өслек беркетелгән өй җиһазының бер төре. Доцентның язу өстәленә аягымы, кулымы белән таянды да идәнгә, аксыл келәмгә төшеп басты. Т.Галиуллин. Венера чәчәкләрне сулы вазага тыгып өстәлгә куйды. З.Фәйзи. Бүлмәнең уртасында диярлек зур өстәл, урындыклар, ә өстәл өстендә папкалар өелеп куелган. Мирас 2) Теге яки бу эш белән махсус шөгыльләнүче учреждение яки аның бер бүлекчәсе. Коммуналь хуҗалык бүлеге мөдире Зәйнетдинов Хакимовның милиция бүлегенең паспорт өстәлендә эшләүче хатынына тел-теш тидерергә базмады булса кирәк. М.Хәсәнов. Адресны белешмәләр өстәленнән алып булыр шикелле. Р.Сәгъди 3) тех. Кайбер механизмнарның берәр нәрсә куя яки сала торган яссы бер җайланмасы. Эре-эре авыр башакларның барабан алдындагы өстәлгә бакыр сыман чыкылдап бәрелүләрен ишетеп, [Нәфисә] тагын җанланып китә. Г.Бәширов 4) күч. Ашарга дип әзерләп куелган ашамлыклар; табын. Өстәл әзерләшер урында, мин, түземсез, табакка сузылдым. Ш.Галиев. Шул уңай белән өстәл әзерләп, берничә иптәшне чакырган идем. В.Нуруллин. Әти, ишек тоткасына бәйләп, чыбыркы ишә, әни өстәл әзерли. Ф.Баттал ◊ Өстәл башы иск. Элек мәдрәсәләрдә: шәкертнең дәрәҗәсенә карап билгеләнгән урын |