ӨСТӘВЕНӘ рәв. 1) Өстәмә рәвештә, булган өстенә тагы, теге яки бу нәрсәгә өстәмә итеп. Колмөхәммәт көнчыгыштан килергә тиеш, өстәвенә, Салават һәм Колмөхәммәт Билал төркеме атакага ташлангач кына чыгарга тиешләр. А.Таһиров. Анасы Мөнәвәрә кулында тагын ике бала – Зөбәрҗәт һәм Наҗия бар, өстәвенә дүртенчегә дә йөкле. Ә.Кәримуллин. Өстәвенә, табиб балалар психологиясен яхшы белергә, аларны үз балаларыдай якын күрергә, яратырга тиеш. Мирас 2) Шуның өстенә, шуңа өстәп, тагын. Залда пышылдау, көлү башланса, өстәвенә, берәрсе сызыгырып та җибәрсә – күз алдыгызга китерәсезме? Ә.Еники. Һәм өстәвенә минем кем икәнемне дә белмисең. Т.Миңнуллин. Моның өстәвенә аларның меңләгән шәкерт белем ала торган 250 гә якын мәдрәсәләре бар. Мирас ◊ Өстәвенә өч калач Бер бәла өстенә тагын да зурлары өстәлү турында. Мә сиңа, җитмәсә, өстәвенә өч калач! Өстәвенә өч чүмеч к. өстәвенә өч калач |