ӨСТӘ рәв. 1. 1) Югарыда, биектә; югары, биек урында. Өстә, югарыда ирекле җил исеп китте. Н.Фәттах. Өстә яшен яшьни, күкләр үкерә, аста җир улап яна. Ф.Бәйрәмова. Өй түбәсендә җил ул кадәр сизелмәсә дә, тагын да өстә нык исә бугай. Казан утлары

2) Югары, өске катта, өске өлештә. [Габдулла:] Өстә чагында атна саен мин лампаларның филтәләрен кисеп, куыкларын тазарта идем. Ә.Фәйзи. Эскерт куйганда да, богыл салганда да, каралты түбәләрен япканда да, ул һәрвакыт өстә эшләргә тырыша. Г.Әпсәләмов

3) Өске якта. Ниһаять, соңгы дүрт-биш метр да артта кала – без өстә! И.Гази. Ир барыбер өстә калачак иде. Н.Гыйматдинова

4) күч. сөйл. Югарыда, югарыда торган оешмаларда. Борын ул өстә булган, дөньяда бик зур урын тоткан. М.Гафури. Өстә килешенгән эш. Өстә мин бу мәсьәләне хәл иттем. Мирас

2. хәб. сүз. Җаваплылык йөкләүне белдерә. Нефть белән керосин өчен җаваплылык синең өстә. И.Гази. Шул чәчәкләрне кыраудан саклап, тәрбияләп үстерү бурычы безнең өстә. Д.Аппакова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә