ӨСЛҮП и. гар. Стиль, ысул, рәвеш. Бу кеше үзе гаскәри булмаса да, аның торыш-килбәтендә, хәрәкәтләрендә, сөйләү өслүбендә гаскәриләргә хас булган бик күп уртак алымнарны күреп була иде. К.Тинчурин. Бабич теле, өслүбе белән безнең әдәбият дөньябызда бөтенләй аерым бер урында тора. Г.Ибраһимов. Театрның баш режиссёры Ренат Әюпов спектакльне заманча өслүптә сәхнәләштергән, пластик чишелеш тапкан. Р.Батулла |