ӨСЛЕК и. 1) Предметның тышкы ягы, нәрсәнең дә булса йөзе. Җил дә исми, агач-куаклар да селкенми, авыл янәшәсендә җәйрәп яткан елганың өслеге көзгедәй ялтырый. Р.Фәизов. Аның өслегендә җайдак сурәте, Новгород князе Всеволодның исеме һәм 1222–1224 еллар дигән язу бар. Г.Дәүләтшин 2) мат. Геометрик җисемне тышкы пространстводан яки башка җисемнән аерып тора торган чик. Диңгез өслегеннән 4000 м биеклектә яткан Дансар тау яссылыгына килеп чыккач, ул хәйран кала. М.Галиев. Җисемнең чиге өслек була. Геометрия |