ӨСКӘ рәв. 1) Әйбернең югары өлешенә; өслегенә, тышкы ягына. Алтын аска бата, чүп өскә калка. Мәкаль. Клейстерның күп сыланмавын күзәтергә кирәк, югыйсә басып ябыштырган вакытта ул өскә чыгарга һәм обойның кырыйларын пычратырга мөмкин. Файдалы киңәшләр 2) Биеклеккә, югарыга. Очыргыч шактый өскә күтәрелгәч, һавада уйнаклап алды да яңадан килеп төште. Казан утлары. Ә биредә трубага тоташтырылган баскыч буйлап өскә күтәреләсе, үзең белән бергә флаг алып менәсе. Мирас 3) Югарыга таба. Ирхәт тәрәзә белән өстәл арасына аякларын өскә каратып куйган аксыл тукымалы урындыкны тартып чыгарды. М.Хуҗин. Утка 3–4 м кала, сүндергечне төбе белән өскә әйләндерәләр һәм кнопкасы белән идәнгә, тәрәзә төбенә яки нинди дә булса берәр каты әйбергә бәрәләр. Файдалы киңәшләр 4) Югары катка. ‒ Әйдәгез, тиз, анда сезне абыстай чакыра, – диеп, безне өскә алып менде. А.Таһиров. Ул ачык тышкы ишектән кереп өскә күтәрелде, бишенче катны узгач, идәннән түшәмгә кадәр корылган калын тимер рәшәткә каршында тукталып калды. М.Маликова. Алдагылар, агач баскычны шыгыр-шыгыр китереп, өскә менеп киттеләр. Р.Гыйззәтуллин 5) Тышка, ачыкка. Кайчагында ул су төбенә дә чума, ә өскә калыккач, чалкан ятып, бернинди кайгысыз көенчә тагын рәхәтләнә, уйный, йөзә иде. В.Имамов ◊ Өскә аудару Гаепне, җаваплылыкны үзеннән башкага сылтау, кайтарып калдыру. Нургали гаепне Сөләйманов өстенә аударып карады. Ә.Еники. Өскә җибәрү Узындыру, аздыру, артык кылануга юл кую. ‒ Минем болай калуыма шул Әхмәт сәбәп. – Соң син аны нигә өскә җибәрәсең? Г.Камал. Өскә йөзеп чыгу к. өскә чыгу (2 мәгъ.). Олайгач, аның яшерен хәле өскә йөзеп чыкты. Сөембикә. Өскә кайнар су койгандай булу Гаҗәпләнүдән, куркудан һ.б.ш.дан сискәнеп китү. Өскә пычрак ыргыту Яла ягу, нахак сөйләү. Мин кеше өстенә нахакка пычрак ыргытырга теләмим. Р.Ишморат. Өскә салкын су койгандай булу к. өскә кайнар су койгандай булу. Өскә төшү Алланың һәм, гомумән, рәнҗетелгән кешенең ачуыннан, каһәреннән берәр кешегә авырлык килү. [Заһидулла хәзрәт:] Аллаһы Тәгаләнең каһәрле ачуы безнең өскә төшә күрмәсен. К.Нәҗми. Өскә чыгу 1) Җиңү. Беләм, хаклык чыгар өскә. М.Җәлил. Батыр ега, батыр өскә чыга, Җиңүчеләр бүләк алалар. Ә.Ерикәй. Ләкин гаделлек өскә чыга: 1905 ел революциясе матбугатка юл ача. М.Әхмәтҗанов. Халык сүзе өскә чыкты. Мәдәни җомга; 2) Берәр нәрсә ачыклану, билгеле булу, фаш булу. Җеназа сәбәбеннән тышкы ягы капланган дошманлыклар һәммәсе бәреп өскә чыкты. Г.Ибраһимов |